Accessibility links

Клинтон Индонезиядә сөйләшүләр үткәрә


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Азия сәфәренең икенче тукталышына Индонезиягә килде.

АКШның иң югары дипломатының читкә беренче сәфәрендә Индонезиягә тукталуы президент Барак Обаманың мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрне яхшырту теләгенә уңай килә.

Джакартада чыгыш ясап Клинтон Индонезиядә соңгы дистә елдагы тәррәкыятьне мактады.

Соңгы 10 елда Индонезия ныклы һәм үсә баручы оешмалар корып, җанлы цивиль җәмгыять төзеп, шул ук вакытта террорчылыкка һәм эктремизмга, мәзһәбара һәм сепаратист низагларга каршы уңышлы көрәштә кеше хокукларын хөкмәт итеп бик зур үзгәрешләр кичерде.

Индонезия иң күп мөселман яшәгән ил. Клинтон тышкы эшләр министры Хәсән Вираҗуда белән сөйләште. Атнакич президент Сусило Бамбаң Юдһойоно белән очрашканнан соң ул сәфәрен Көньяк Кореяга һәм Кытайга дәвам итә.

Бу Сәфәрен АКШ дәүләт секретаре Япониядән башлады.
XS
SM
MD
LG