Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укучылар Бакыдагы һөҗүмне тәнкыйть итте [видео]


Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясе укучылары, кичә университетта булган кораллы һөҗүмне тәнкыйть итү уңаеннан урам җыены уздырды.

Bakıda tələbələrin etiraz aksiyası
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:32 0:00



Университет үзәк бинасы алдында җыелган укучылар, соңыннан террорчылыкка каршы шигарьләр кычкырып һөҗүм булган бинага таба юл тотты.

Азәрбайҗан сәламәтлек министрлыгы, пәнҗишәмбедә булган кораллы һөҗүмдә, араларында 3 хатын-кыз булган 13 кешенең үлүен, 10 кешенең исә яралануын белдерде.

Үлгән һәм яраланган кешеләрнең исемнәре урын алган рәсми белдерүдә, яраланганнар арасында 6 кешенең хәле авыр булуы әйтелә.

Үлгәннәрнең барсынын да Азәрбайҗан ватандашы булуы расланды. Яраланган 10 кеше арасында исә, Судан һәм Суриядән килгән ике чит укучы булуы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG