Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония премьерының атом иминлеге киңәшчесе эшеннән китте


Япония премьер-министры Наото Канның атом иминлеге мәсьәләләре киңәшчесе Тосисо Косако урыныннан китте.

Токио университеты профессоры Косако сүзләренә караганда, хөкүмәт 11 мартта булган җир тетрәү һәм су ташкыныннан соң “Фукусима” атом станциясендә каза нәтиҗәләрен бетерү юллары турында аның киңәшләрен тыңламаган.

Профессор Косако хөкүмәт башлыгы киңәшчесе итеп 16 мартта билгеләнгән иде.

Япониядә булган зур табигать казасында һәлак булган һәм югалганнарның саны 26 мең, дип фаразлана. 150 меңләп кеше һәлакәт булган станция яныннан китәргә мәҗбүр булган.
XS
SM
MD
LG