Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Африкадан килеп укучы аспирант кыйналган


2 майга каршы төндә Африкадан килеп Русия медицина академиясендә укучы аспирант каты кыйналган.

Хокук саклау оешмасыннан “Интерфакс”ка, Мәскәүдәге барларның берсендә ике билгесез, яшь кешегә ташланып, милләтчел шигарьләр кычкырып, аны кыйный башлаган, дип хәбәр иткәннәр.

Зыян күрүчене Мәскәүдәге бер хастаханәгә китергәннәр. Аның тәне кара янган һәм башы яраланган.

Һөҗүм итүчеләрне эзлиләр, җинаять эше кузгатылачак.
XS
SM
MD
LG