Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абдулла Гүл: Европа Берлегенең виза сәясәте Төркиягә гаделсез


Төркия президенты Абдулла Гүл
Төркия президенты Абдулла Гүл
Төркия президенты Абдулла Гүл, Европа Берлегенең Төркия ватандашлары өчен виза кагыйдәләре гаделсез булуы турында белдерде. Төркия президенты бу хакта Австриягә сәфәре вакытында әйтте.

Гүл шулай ук Төркиянең 16 ел инде Европа берлеге белән бергә таможня берлегендә булуын белдерде. Европалар өчен Төркия чикләре ачык булуга карамастан, әлегә кадәр төркияләр Европа Берлеге илләренә барганда бюрократик кыенлыклар белән һәрдаим очрашып тора, диде.
XS
SM
MD
LG