Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шри Ланка президенты сепаратист көчләрне җиңүне игълан итте


Шри Ланка президенты Махинда Радҗапаксе хөкүмәт гаскәрләренең Тамил юлбарыслары исемле сепаратист төркемне җиңүен игълан итте.

Шимбә Үрдүн сәфәре барышында Радҗапаксе моннан ары Шри Ланкада сепаратистларның вәхши гамәлләре булмаячак диде.

Шулай да Шри-Ланка хакимиятләре илнең төньягында, сепаратистларның соңгы ныгытмасы булган җирләрдә бәрелешләрнең тукталуы турында белдерми.

Тамил юлбарысларының Шри-Ланка хакимиятләренә каршы 26 ел дәвам иткән сугышында 70 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG