Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: Сарбаевка җинаять эше ачылмады


Русия прокуратурасының Башкортстан бүлеге тикшерү комитетының тикшерү идарәсе Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаевка каршы җинаять эше кузгатылуы турындагы хәбәрләрне кире кага.

Тикшерү идарәсе кайбер киңкүләм мәгълумат чараларында Сарбаевка каршы җинаять эше ачылу турында мәгълуматлар таралуга бәйле ул мәгълумәтләрнең дөреслеккә туры килмәвен рәсми рәвештә белдерә.

Элегрәк Башкортстанда 22 югары түрәгә, шул исәптән премьер-министр Сарбаевка каршы хосусый төзелеш өчен канунсыз рәвештә дәүләт җирен үзләштерүдә гаепләп җинаять эше ачылуы турында хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG