Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция һава юллары очкычын халыкара коткаручылар эзли


Франция, Бразилия һәм башка ил һава көчләре югалган очкычны эзли. Франция һава юллары очкычында 228 кеше булган.
Элегрәк Франция президенты Николя Саркози юлчыларны исән килеш табу ихтималы бик түбән дип әйткән иде.
Очкычның юкка чыгу сәбәпләре билгеле түгел.

Франция һава юллары ширкәте вәкилләре машинага яшен суккан булырга мөмкин, дип белдерде. А-330 очкычында 32 ил ватандашы булган.
XS
SM
MD
LG