Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карруби сайлау нәтиҗәләренә бәйсез тикшерү таләп итә


Тәһран – Иранда үткән президент сайлауда җиңелгән намзәтләрнең берсе – Мәһди Карруби тавыш бирү вакытында булган тәртип бозуларга бәйсез тикшерү үткәрергә таләп итте.

Иранның багучылар шурасына юллаган хатында Карруби, киң вәкаләтләр бирелгән очракта, андый комиссияне хуплаячагы турында әйткән.

Сайлауда җиңүче дип игълан ителгән хәзерге президент Мәхмүт Әхмәдинеҗатның төп көндәше Мир Хөсәин Мусави андый комиссия төзү тәкъдимен кире какты. Мусави сайлау нәтиҗәләрен көчтән чыгарып яңа сайлаулар үткәрергә таләп итә.
XS
SM
MD
LG