Accessibility links

Очкыч казасы өчен 20 мең евро биреләчәк


Сишмәбе көнне Һинд океанында казага очраган Аэробус-330 булган кешеләрнең гаиләләре 20 мең евролык компенсация алачак.
Очкыч Ямәннән Конор утрауларына бара торган булган.

Анда 150дән артык кеше очкан. Бер кешенең исән калуы турында хәбәр ителә. Ул 14 яшьлек кыз. Аңа медицина ярдәме күрсәтелә.
Элегрәк коткарылган кешенең 5 яшьлек малай булуы турында хәбәр кире кагылды.

Ямән һава юллары очкычында күбесенчә французлар, Франция һәм Комор утраулары ватандашлары булган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG