Татарстанда 1690 укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаган. Алар урта белем турындагы документны да ала алмады.
Бу хакта руспубликаның керемнәрне легалләштерү һәм яшәү дәрҗәсен күтәрү комиссясендә сүз барды.
Апас районында 5 кеше, Буада -3 кеше, Чистай һәм Тубән Камада имтихан бирә алмаган яшьләрнең саны 120 һәм 124-кә җиткән.
Казан эчендә бер районда 12 кеше бирә алмаган, башка района 168 яшь кеше Бердәм дәүләт имтиханында бик аз бал җыйган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.
Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, министрлык Русия төбәкләрендә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру саннарын тикшерәчәк дип белдерде. Кайбер төбәкләрдә баллар бик югары, башкаларында - бик түбән.
Ул җомга көнне Русия президенты белән очрашканда илдә Бердәм Дәүләт имтиханын тапшыру нәтиҗәләре турында хисап тотты.
Русиядә 30 мең кеше бу яңа имтиханны тапшыра алмаган. Үткән елларда бу сан күпкә азрак булган диде, диде Фурсенко. Барлыгы бу сынауда 900 мең мәктәп тәмамлучы катнашкан.
Тулаем алганда Фурсенко Бердәм Дәүләт имтиханын Русия мәгариф системасына кертү уңышлы үтте, дигән бәя бирде.