Accessibility links

Казан кешесе рухи зыян өчен акча таләп итә


Казанда яшәүче 53 яшьлек Михаил Минин хокук саклаучыларның “ялгыш гамәлләре” китергән рухи зыян өчен 300 мең сум сорап Русиянең финанс министрлыгына шикаять җибәрде.

2008 елның җәендә милиция Мининның өендә тикшерү уздырып канунсыз корал тоту турында җинаять эше ачкан, фатир хуҗасына шәһәрдән китмәскә кушкан.

Соңыннан Мининның гаебе кире кагылгын, җинаять эше ябылган. Дәүләтнең рәсми төстә гафу үтенү хатын Минин мәхкәмә аша агымдагы елның 6 маенда гына алган.

Казанның кеше хокуклары үзәге тырышлыклары белән Михаил Минин фатирында булган тентү мәхкәмә тарафыннан канунсыз дип табылган. Канунсыз ачылган җинаять эше 189 көн тикшерелгән. Шушы вакыт эчендә алган рухи зыян өчен Минин Русиянең финанс министрлыгыннан 300 мең сум акча таләп итә.
XS
SM
MD
LG