Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Африка - дөньяның бер өлеше


Италиядә тәмамланган “Зур-8” саммитыннан соң АКШ президенты Барак Обама Африка илләренә юл тотты. Ганага килгәч Обама сәфәренең максатын “Африканың да дөньяның бер өлешен булуын күрсәтү”, дип атады.

Обама сүзләренә караганда, аның АКШ президенты вазыйфасында килгән Африканың беренче иле – Гана – кыйтганың башка дәүләтләре өчен демократия һәм тотрыклы икътисади үсеш мисалы була ала.

Бүген АКШ президенты Гана парламентында чыгыш ясады һәм Африкада кешеләрне коллыкка саткан элекке зур базар урынын барып күрде.
XS
SM
MD
LG