Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литваның яңа президенты вазыйфаcына кереште


Литваның яңа президенты Даля Грибаускайте якшәмбе көнне рәсми төстә вазыйфасына кереште. Ул парламентта ант әйтте, рәсми чыгыш ясады. Грибаускайте Литваның 6нче президенты һәм беренче хатын-кыз җитәкчесе булачак.

Ул актив президент булырга, кризис белән көрәшергә, Русия белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышачагын белдерде.

Грибаускайте вазыйфага керү тантанасын мөмкин кадәр гадирәк итеп үткәрергә кушкан. Литвада бу уңайдан парад, концерт һәм чиркәүдә бәйрәмчә уку булачак.
XS
SM
MD
LG