Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда оппозиция көч белән таратылды


Иранның элекке президенты Акбар Хашеми Рафсанҗани җомга вәгазе вакытында Иранда күпләр президент сайлавының рәсми нәтиҗәләренә шик белдерә, диде. Рафсанҗани шулай ук протест чараларында кулга алынганнаргы иреккә чыгарырга чакырды.

Бүген Тәһран университеты янына җомга вәгазенә оппозициянең меңләгән тарафдары җыелды. Полиция аларны яшьләндерү газы һәм таяклар белән таратты.

XS
SM
MD
LG