Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта АКШ һөҗүм очкычы төшеп җимерелде


АКШ хәрби сүзчесе Грез Җулиан шимбә Әфганстанда F15E очкычы төшеп җимерелде, андагы 2 очучы да һәлак булды дип белдерде.

Җулиан әйтүенчә, бу дошман уты нәтиҗәсе түгел дип исәпләнә.

Һәлакәт вакытында очкыч коалициянең хәрби чарасында катнашкан булган.

Инде берничә ел буе Әфганстанда һөҗүм очкычлары һәлакәте булганы юк иде.

Сугышчылар боралакларны бәреп төшерә алса да, биектә очучы очкычларны бәреп төшерердәй кораллар аларда юк дип исәпләнелә.
XS
SM
MD
LG