Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Төньяк Кавказда вәзгыять бик катлаулы


Русия президенты Дмитрий Медведев Төньяк Кавказда иминлек урнаштыру тырышлыкларына карамастан вәзгыять бик киеренке булып кала диде.

Медведев хәрби һәм иминлек көчләре җитәкчелеге белән очрашуда Ингушетия, Дагыстан һәм Чечнядә соңгы арада булган һөҗүмнәр “проблемаларны чишү өчен күрелгән барлык чараларга карамастан Төньяк Кавказда вәзгыятьнең бик тә, бик тә катлаулы булып калуын күрсәтә", - диде.

Төньяк Кавказда Русия көчләренә һөҗүмнәр көндәлек диярлек күренешкә әйләнде.

Июнь аенда Ингушетия президенты Юныс-Бек Евкуров һөҗүм нәтиҗәсендә каты яраланды.
XS
SM
MD
LG