Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин корылыкка каршы көрәшә


Оренбурда урып-җыю эшләре, Идел буе төбәкләрендәге корылыкка багышланган җыен үтте. Русия премьер-минстры Владимир Путин Оренбур өлкәсендә берничә фермер хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшеп алды. Ул корылыктан зыян күргән хуҗалыкларга кредит түләүләрен кичектерергә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Оренбурның 35 районының 32ндә корылык аркасында гадәттән тыш хәл кертелгән.

Владимир Путин үткәргән җыелышта, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев та канташты. Татарстанның 23 районы корылыктан зыян күрә. Барлыгы корылык Идел буенда 6 төбәккә килгән.

Владимир Путин, быел рекордлы уңыш булмаса да, барыбер 85 миллион тонна икмәк җыеп алыныр дип көтелә, бу илнең эчке ихтыяҗын каплый, диде.

Дәүләт авыл хуҗалыгына ярдәмне дәвам иттерәчәк, дип ышандырды премьер-министр.

Татарстан президенты республикада 3,5 миллион ярым тонна икмәк җыеп алыныр дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG