Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиянең премьеры итеп Вадим Бровцев билгеләнде


Көньяк Осетиянең парламенты Вадим Бровцевны хөкүмәт башлыгы итеп билгеләде. Аның өчен 27 депутатның 24 тавыш бирде, дип хәбәр ителә. Аны бу урынга республика президенты Эдуард Кокойты тәкъдим итте.
Элекке хөкүмәт башлыгы сишәмбе көнне вазыйфадан алынган иде.

Вадим Бровцев моңа кадәр Русиядәге бер төзелеш ширкәтенең идарәчеләр шурасы башлыгы булып эшләде.
XS
SM
MD
LG