Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьев гаебен танымый


Кешеләрне үтертүдә һәм Башкортстан президентының улына һөҗүм итүдә гаепләнгән элекке сенатор Игорь Изместьев, мәхкәмә эше барышында гаебен танымады.

Эш Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә, ябык ишекләр артында карала башлады. Эшне җәмәгать утырышчылары карый.

Изместьевтан кала, 12 кеше гаепләнә, аларның барысы да диярлек җинаятьчел төркемдә катнашкан дип баралар.

Бу эш нигезендә киләсе утырыш 11 августта үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG