Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Киевны тәнкыйтьли, илче җибәрүне кичектерә


Русия президенты Дмитрий Медведев Украина җитәкчелеген каты тәнкыйтьләде һәм аларны үзара мөнәсәбәтләрне бозуда гаепләде.

Украина президенты Виктор Ющенкога ачык хатында Медведев Киевка яңа илче җибәрүне кичектерәчәген белдерә.

Украинаның гыйнвар аенда сайланырга тиешле яңа җитәкчесе үзара мөнәсәбәтләрне яхшырта алыр дип өметләнәбез ди Медведев.

Башка нәрсәләр белән беррәттән ул Украина җитәкчелеген Русия белән икътисадый бәйләнешләрне өзәргә маташуда һәм Европаның газ тәэминатын куркыныч астына куюда гаепли.

Медведев шулай ук былтыр Көньяк Осетиядә булган җинаятьләр өчен Грузия белән беррәттән Украина да җаваплы диде.

"Рәсми Киев Саакашвили хакимиятенең Көньяк Осетиягә һөҗүменә бәйле ачыктан-ачык Русиягә каршы позициягә басты. Тыныч халыкны һәм Русия тынычлык саклаучыларын нәкъ менә украин кораллары белән үтерделәр”, - диде Медведев.
XS
SM
MD
LG