Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә бина яклап һәлак булган Людмила Мәликованы искә алдылар


Җомга кич Мәскәү үзәгендәге Рождественка урамында башкаланың тарихи биналарын саклап калу өчен көрәшкән Людмила Мәликованы искә алып урам җыены узды.

4 августта XIX гасырның архитектура һәйкәле саналган бинаны җимерергә бирмичә каршы торганда өстенә төзелеш машинасы менеп Людмила каты яралана һәм соңырак хастаханәдә вафат була.

Мәскәүдә туып үскән бу ханым соңгы елларда туган шәһәренең тарихи йөзен, уңайлы парклары һәм ял итү урыннарын халык өчен саклап калырга дип көрәшкән.

Мәскәү үзәгендә җимереләсе тарихи бина урынына Мәскәү банкының яңа бинасын төзү каралган.

Людмила Мәликова "Созидание" исемле социаль-мәдәни үзәк башлыгы булган. Аның хезмәттәшләре һәм туганнары Русия президенты Дмитрий Медведевка бу эшне тикшерүне үз күзәтүе астына алуны сорап ачык хат юллаган.
XS
SM
MD
LG