Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев һәм Перес нациларга карашның үзгәрүенә каршы


Русия Президенты Дмитрий Медведев Сочида Израил Президенты Шемон Перес белән очрашты.

Сөйләшүләрдә яклар Якын Көнчыгыш проблемаларын, Иран атом программасы турында фикер алышты, шулай ук ике президент нацизмны уңай яктын күрсәтүне булдырмау турында уртак мөрәҗәгать белән чыкты.

Медведев, нацизм белән көрәш ике ил өчен дә бик мөһим мәсьәлә, сөйләшүләрдә II дөнья сугышының башлануына 70 ел тулу мәсьәләсе дә тикшерелде, диде. Русия президенты уртак мөрәҗәгать турында әйткәндә: "Безнең максатыбыз – чын тарихның сәяси мәнфәгатьләргә туры китерелеп үзгәртелүенә юл куймау. Без кайбер дәүләтләрнең Совет халкының нацизмны җиңүгә керткән өлешен яки Холокостның явызлыгын шик астына куюына тыныч карый алмыйбыз"диде.
XS
SM
MD
LG