Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова коммунистлары либераллар белән коалиция төземи


Молдова коммунистлар фиркасе либерал көндәшләре белән коалиция төзүне кире кагып үзе генә урта-сул төркем оештырачагын белдерде.

Бәйсез Молдова оешканнан бирле анда хакимиятә булган коммунистлар узган айдагы парламент сайлавында күпчелекне югалтты.

Шулай да хакимияттән китүче президент Владимир Воронин җитәкчелегендәге Коммунистлар фиркасе 101 урынлы парламентта 48 тавыш белән иң зур төркем булып тора.

Парламентның беренче утырышы киләсе атнада үтәчәк.
Барлыгы 53 тавышка ия булган 4 оппозицион фирка Европага һөз тотучы беректәшлек төзеде.
XS
SM
MD
LG