Accessibility links

Афин янында урманнар һәм йортлар яна


Греция башкаласы янындагы урманнарда янгыннар контрольдән чыгу сәбәпле, Афин тирә ягында яшәүче меңнәрчә кешегә өйләреннән китәргә киңәш ителде.

Афинның төньяк-көнчыгышындагы урманда җомга көнне башланган янгын инде берничә йортны, меңнәрчә һектар урманны һәм авыл хуҗалыгы җирләрен яндырды.

Ялкынны туктату эшенә көчле җил комачаулый.

Грециягә ярдамгә Италия 2 очкыч җибәрде, Франция белән Кыпрыс та ярдам җибәрер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG