Accessibility links

Русия гимнары авторы Сергей Михалков вафат


Русия һәм Советлар Берлеге гимнарына сүзләр язган танылган балалар шагыйре һәм язучы Сергей Михалков 96 яшендә вафат булды.

Быелның февраль аенда язучыны йөрәк авыруы белән үзәк клиник хастаханәнәгә салганнар иде. Әмма 13 мартта ул үзенең туган көнен танылган уллары режиссерлар Андрей Кончаловский һәм Никита Михалков белән бәйрәм итте.

Сергей Михалковның 10 оныгы һәм оныкларының балалары бар.

Беренче шигырен Михалков 15 яшендә бастырып чыгарган. Бүгенге көнгә аның 400 мең данә китабы сатылган.
XS
SM
MD
LG