Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран парламенты хөкүмәткә намзәтләрне тикшерә


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат тарафыннан яңа хөкүмәткә тәкъдим ителгән 3 хатын-кызның берсе парламент әгъзаларын үз програмы белән таныштырды.

Сусан Кешаварс мәгариф министры вазифасына тәкъдим ителә.

1970 еллардан бирле Иранда министр вазифасына тәкъдим ителгән бер хатын-кызның парламентта чыгыш ясаганы юк иде.

Хөкүмәткә тәкъдим ителгән 21 намзәтне парламент инде икенче көн тикшерде.

Кайбер намзәтләр җитәрлек белемгә ия түгел диючеләр дә бар.

Парламент яңа хөкүмәтне раслау мәсьәләсен бу чәршәмбе тавышка куячак.
XS
SM
MD
LG