Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Польша һәм Украина премьерлары белән очрашты


Русия премьер-министры Владимир Путин Польшаның төньягында урнашкан Сопота шәһәрендә Польша һәм Украина хөкүмәтләре башлыклары Дональд Туск һәм Юлия Тимошенко белән очрашты.

Соңыннан журналистлар белән очрашуда Путин Русия белән Польша арасында мөнәсәбәтләрнең яхшырганын, әмма ике ил арасында тарихи каршылыкларның әле дә калуын белдерде.

Дональд Туск тарихны бергә өйрәнү күбрәк аңлашуга китерә, диде.

Юлия Тимошенко белән очрашуда сүз Украинага газ җибәрү турында барган.
XS
SM
MD
LG