Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халкы сугышта СССР үзе генә җиңде дип ышана


Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге оештырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Русия халкының 63% әле дә Советлар Берлеге икенче дөнья сугышында үзе генә җиңгән, дип саный. Узган ел бу сан 71% булган.

Әмма нациларны җиңү өчен башка илләрнең ярдәме кирәк булды, дип уйлаучылар узган елдан бирле 2 мәртәбә арткан. (7%-15%)

Русиянең 42 төбәгендә 1600 кешенең фикере соралган.

Элекке кебек Русия халкының күпчелеге җиңүне Советлар Берлеге китерде, дип саный. (87%). Франция һәм Британиянең өлешен сораштыруда катнашканнар уртача 26% һәм 22%, дип билгеләгән.

Соңгы 7 елда Русиядә икенче дөнья сугышына мөнәсәбәте үзгәрде. Элек җиңүгә Советлар Берлеге керткән өлеш 92% дип санала иде.

Икенче дөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә башланып 1945 елның 2 сентябрендә тәмамланды. Сугышта 50-70 миллионлап кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG