Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өремчедә коммунист партия башлыгы вазифадан алынды


Шәркый Төркестан башкасында башлаган ризасызлык чараларын бастыру өчен хәрби җиһазлар белән ныгытылган меңләгән Кытай хәрбие Өремчене контроль астына алды. Низагда 5 кеше һәлак булды.

Протестләрдән соң Кытай рәсми мәгълүмат чаралары, Өремче коммунист партиясе башлыгы Ли Жының алынуын хәбәр итте.

Өремчедәге агымдагы каршылыкның сәбәбе төбәктәге тәртипсезлек иде. Кытай мәгълүмат чыганаклары соңгы атналарда 500дән артык кешегә медицина энәсе белән һөҗүм булуын белдерә. Кытайлар бу һөҗүмнәрдә уйгырларны гаепли. Ләкин Кытай Шинхуа рәсми хәбәр агентлыгы, һөҗүмнең уйгырлар белән бергә башка милләт кешеләренә дә юнәлдерелгән булуын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG