Accessibility links

Кайнар хәбәр

"АвтоВАЗ"га уенчык машиналар ясау тәкъдим ителә


Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Тольяттида электр белән йөрүче уенчык машиналар, велосипедлар һәм балалар уенчыклары җитештерүче икътисадый зона булдырырга тәкъдим итте.

Министрлык фикеренчә, бу план Тольяттида җиңел машиналар җитештерүче “АвтоВАЗ”ның икътисадый кризис сәбәпле эшләрен югалткан хезмәткәрләрен яңа эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирер иде.

Дүшәмбе генә “АвтоВАЗ”да 5 мең кешене эштән чыгару карары игълан ителде. Эштән чыгарулар алга таба да булыр дип көтелә.

Русиядә җитештерелгән җиңел машиналарны сату икътисадый кризис сәбәпле быел былтыргы белән чагыштырганда 51 процентка кимер дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG