Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Израил һәм Фәлестин өчьяклы сөйләшү үткәрәчәк


Израил һәм Фәлестин җитәкчеләре АКШ президенты Барак Обаманың Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында өчьяклы сөйләшүләргә чакыруын кабул итте.

22 Сентябрьдә БМО гомуми җыены читендә Обама Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу һәм Фәлестин идарәсе президенты Мәхмүт Габбас белән очрашачак.

Өчьяклы очрашу алдыннан ул алар белән аерым-аерым сөйләшәчәк.

Сөйләшүләрдә каралучы төп мәсьәлә Көнбатыш Ярдагы яһүд утарлары мәсьәләсе булачак.
XS
SM
MD
LG