Accessibility links

Кайнар хәбәр

"АвтоВАЗ” 27,6 мең хезмәткәрне кыскартмакчы


Русиядә иң эре машина җитештерүче “АвтоВАЗ” ширкәте элек игълан ителгән 36 мең хезмәткәрне түгел, 27,6 мең кешене эштән чыгару турында игълан итте. Ширкәтнең белдерүендә әйтелгәнчә, бу гомум санга якын көннәрдә эштән азат ителәчәк 5 мең кеше дә кертелгән.

“АвтоВАЗ” ширкәте һөнәр берлеге мәгълүматларына караганда, барлыгы җитештерү оешмасында 102 мең кеше эшли, аларның 13 меңе – пенсионерлар.

Бу ширкәтне икътисади бөлгенлектән чыгару өчен хакимиятләр "АвтоВАЗ" һәм "КамАЗ" ширкәте кыйммәтле кәгазьләрен кушып уртак ширкәт оештыру планнары турында игълан итте.
XS
SM
MD
LG