Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия: АКШның яңа ракета калканы планы безгә янамасын


Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин АКШның үзгәртелгән ракета калканы планы Мәскәүгә янамаячагын гарантияләүне таләп итә.

Рогозин АКШның ракета калканы системын хәрби корабларга урнаштыру планы да Русия өчен куркынычлы була ала диде.

Ул Русия АКШның ракета калканы кыскаара һәм уртаара ракеталарга каршы гына юнәлтелгән булуын тели диде.

Бу айда АКШ президенты Барак Обама Мәскәүнең кискен ризасызлыгына сәбәп булган Польша белән Чехиядә ракета калканы урнаштыру планының үзгәртеләчәген игълан итте.

Обама диңгездә һәм коры җирдә яңа төр радарлар һәм бәреп төшерүче ракеталар урнаштырылачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG