Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лиссабон килешүе Ирландиядә яклау тапты, Берлек нәтиҗәдән канәгать


Ирландияда узган Европа Берлегенең идари системаcына реформалар кертүне максат куйган Лиссабон килешүе референдумы нәтиҗәсе бүген ачыклана. Соңгы нәтиҗәләргә караганда халык аны кабул итүне күпләп яклаган.

Әлеге белдерүләрдән соң Европа Берлеге башлыклары, Ирландияне килешүне кабул итү юнәлешендә күрсәтгән гайрәте өчен тәбрик итте. Германия канцеларе Ангела Меркель бу адымның берлек өчен мөһим казаныш булуын әйтте. Европа Берлеге парламент рәисе Ерзи Бузек исә, килешүне кабул итү юнәлешендәге күрсәткеч Ирландиянең чыннан да берлеккә тугры калуының ыспатлады дип әйтте. Hәтиҗәләр бүген кичкә таба игълан ителер дип көтелә.

27 әгъза илнең "бергә" карар кылу механизмын көчләндергән килешүнен гамәлгә ашуы өчен аның барлык әгъза илләр тарафыннан раслануы шарт. Әгъза илләр аны гадәттә партламентга такъдим итүенә карамастан Лиссабон килешүе бары тик Ирландиядә генә реферандум аша кабул ителә.

Килешү кабул ителгән очракта ярым миллиард халык яшәгән берлекнең тышкы эшләрдә уртак хәрәкәт итү механизмы көчләнәчәк.
XS
SM
MD
LG