Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья тәрәккыят җыенының 2010 ел хисабы ачыкланды


Дөнья банкының, тәрәккыят һәм климат үзгәреше темаларын өйрәнгән "2010 Дөнья тәрәккыят хисабының "соңгы яңартылган версиясе дөнья күрде. Хисапта, "дөньяда хәерчелекне бетерү һәм дәвамлы тәрәккыят" мәсьәләсе глобаль дәрәҗәдә иң мөһим максат буларак билгеләнә.Хисабның иң соңгы эчтәлеге ноябрь аенда игълан ителәчәк.

Хисапта климат үзгәрешенә тиз арада игътибар юнәлдерелергә тиеш, чөнки аның барлык илләргә дә йогынтысы бар диелгән. Климат үзгәрешеннән иң күп зыян күргән илләрнең әле тәрәккыят юлында булган илләр булуына басым ясала.

Шулай ук климат үзгәреше каршы чаралар илләрнең үсүенә комачауламый, асылда климатка яраклы сәясәтнең тәрәккыятнe җанланыдруы әйтелә. Ләкин иң түп мәсьәлә климат үзгәрешенә каршы чаралар өчен глобаль дәрәҗәдә гадел һәм әүзем климат килешүенә ихтыяҗ бар.
XS
SM
MD
LG