Accessibility links

Ингушетия президенты хөкүмәтне таратты


Ингушетия президенты Юнысбәк Евкуров министрларны социаль-икътисади өлкәдә нәтиҗәсез эшләүдә гаепләп "хөкүмәтне тарату” карарын кабул итте.

Хөкүмәт башлыгы вазыйфасына вакытлыча Иминлек Шурасы секретаре Алексей Воробьев билгеләнде. Министрлар яңа хөкүмәт билгеләнгәнче үз эшләрендә кала.

Иҗтимагый милли сәясәт үзәге башлыгы Тимур Музаев Евкуровның бу карарын республикада нефть берләшмәләрен хосусыйлаштыруга бәйле, дип саный.

“Бу көннәрдә генә президент республиканың нефть берләшмәләрен хосусыйлаштыруга юл куймаячагын белдерде һәм милек министрлыгына дәүләт милкен читкә бирмәү күрсәтмәсен бирде”, ди Музаев.
XS
SM
MD
LG