Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты һәм хөкүмәт рәисе бүләкләр тапшырды


5 октябрь Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов фән һәм техника өлкәсендә республика бүләкләрен тапшырды. Әлеге бүләккә 10 кеше лаек булды. Фән һәм техника өчен республика бүләгенең күләме 500 мең сум.

Шул ук көнне республика хөкүмәте җитәкчесе Раил Сарбаев туган тел укытучыларына бүләкләр тапшырды. Раил Сарбаев кулыннан 50 тел һәм әдәбият укытучысы бүләк алды.

Бүләкләнүчеләр арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары юк. Чөнки әлеге бүләк дәүләт телләре: урыс һәм башкорт теле укытучыларына гына бирелә. Әлеге укытучыларга мактау кәгазьләре һәм 50-шәр мең сум акча тапшырылды.
XS
SM
MD
LG