Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Урал” эшсез калырга мөмкин


Чиләбе өлкәсе губернаторы Петр Сумин Русия саклану министры Анатолий Сердюковка “Урал” машина җитештерү берләшмәсеннән дәүләт заказын алмауны сорап мөрәҗәгать итте.

Министрлык “Урал” белән 3 елга килешү төзегән булган. Бу көннәрдә берләшмә министрлыкның килешүдән вакытыннан алда чыгуы турында хат алган. Сәбәбе – акча булмавы һәм максатларның үзгәрүе. Бүгенге көндә саклану министрлыгы төп игътибарын машина төзүгә түгел, ә очкычыр, һава һөҗүмнәреннән саклану һәм элемтә җиһазларын сатып алу, күзләү эшләренә юнәлтә.

Губернатор Сумин хатында, Миасс шәһәре халкының төп яшәү чыганагы булгын “Урал” берләшмәсенең эшсез калуы бөтен төбәкнең социаль-икътисади хәленә зур зыян салачак, диелгән.

Бүгенге көндә “Урал”да 14 мең кеше эшли. Берләшмәдә җитештерү узган ел белән чагыштырганда 60% кимегән.

Килешү нигезендә 2009 ел азагына кадәр “Урал” 2300 машина чыгарырга тиеш.

2010 елга килешү “КамАЗ” белән төзеләчәк, дигән фаразлар бар.

Гыйнвар аенда “Урал” башлыгы Виктор Корман КамАЗны “пычрак” юллар белән дәүләт заказын тартып алырга тырышуда гаепләп чыккан иде.
XS
SM
MD
LG