Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда КамАЗ машинасы астында хатын-кыз үлде


Чаллыда ком төялгән КамАЗ машинасы җирасты юлына төшеп бер хатын-кыз һәлак булды. Аның ире һәм баласы яраланды.

Дүшәмбе көнне ком төялгән йөк машинасын йөртүче КамАЗны юлда туктата алмагач башкаларга бәрелмәс өчен читкә борган. Юл читендә җир астына керү юлын бүлеп торган таш дивар КамАЗ машинасын туктата алмаган, машина җир астына төшкән.

Һәлакәтне тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG