Accessibility links

Мәхкәмә бер җенесле никахка рөхсәт бирмәде


Мәскәү мәхкәмәсе ватандашлар хәлен теркәү идарәсе ЗАГСның Русиядә хатын-кыз белән ир кеше генә гаилә кора ала дигән канунга нигезләнеп ике хатын-кызның никахын теркәмәү карарын көчендә калдырды.

Ирина Федетова-Фет һәм Ирина Шепитько тиздән Канадада язылышырга җыена. Соңыннан алар Русиягә кайтып никахларын раслатырга теләгән иде.

Һомосексуаллык Русиядә 1990 еллар башында җинаять булудан туктады. Әмма илдә бер җенесле мөнәсәбәтләргә һәм аларны яклаучыларга каршылык кимеми.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG