Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Русиядән ярдәм сорый


НАТО Әфганстанның иминлек көчләрен өйрәтү һәм җиһазландыруда Русиядән ярдәм сорый. НАТО генераль-секретаре Андерс Фог Расмуссен чәршәмбе көнне НАТО һәм Русиянең Әфганстанда мәнфәгатьләре уртак һәм Русия ул мәнфәгатьләрне арттыруга каршы булмас, дип фаразлыйм, диде.

Расмуссен шулай ук НАТОга кергән Европа илләрен дә Әфганстандагы эшчәнлеген арттырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG