Шанхай хезмәттәшлек оешмасындагы 6 илнең хөкүмәт башлыклары Пекиң саммитын үзара икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту турында килешү белән тәмамлады.
Кытай премьер-министры Уен Җиабао очрашуда катнашучылар күпьяклы икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту, дөнья финанс кризисыннан чыгу һәм икътидый тәрәккыятькә ирешү өчен чаралар күрү турында килеште диде.
Русия рәсмиләре әйтүенчә, очрашуда Әфганстандагы вәзгыять каралса да, Иран мәсьәләсе күтәрелмәгән.
Иминлек һәм икътисадый хезмәттәшлек өчен 2001 елда төзелгән Шанхай хезмәттәшлек оешмасына Русия, Кытай, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикъстан һәм Үзбәкстан керә.
Һиндстан, Иран, Монголия һәм Пакстан бу оешмада күзәтүче дәрәҗәсендә катнаша. Бу очрашуда шулай ук Әфганстан да кунак дәрәҗәсендә катнашты.