Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЛДПР һәм "Гадел Русия" Дума утырышларына кайта ала


Русия либерал демократик фиркасе рәисе Владимир Жириновский фирканең Думадагы вәкилләре җомга көнне үк Дума утырышында катнашырга мөмкин дип белдерде.

Жириновский журналистларга төп максатка ирештек, президент безне ишетте диде.

Аңа кадәр "Гадел Русия" дә Дума утырышларына кайту нияте турында белдерде.

Русиядә 11 октябрьдә үткән җирле сайлауларда хакимияттәге "Бердәм Русия" фиркасе файдасына булган хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп чәршәмбе Дума утырышыннан коммунистлар, Русия либерал демократик фиркасе һәм "Гадел Русия" вәкилләре чыгып китте.

Оппозиция президен Дмитрий Медведев белән очрашып сөйләшүне таләп итте.

Президентның матбугат вәкиле Наталья Тимакова әйтүенчә, Медведев вакыты бик тыгыз булса да якын арада оппозиция вәкилләре белән очрашып сөйләшергә тырышачак.
XS
SM
MD
LG