Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бала азыкларын рекламалау чикләнә


1 гыйнвардан Русия киңкүләм мәгълумат чараларында 12 яше тулмаган балалар өчен азык-төлек һәм эчемлекләр рекламасы чикләнәчәк.

Русия базарында эшчәнлек алып баручы 9 зур җитештерү ширкәте дүшәмбе шундый йөкләмәләр алу турында килешү имзалады.

Сүз шикәр, буяулар һәм консервантлар күп булган азык һәм эчемлекләрне тыю турында бара.

Элегрәк аларны рекламалау АКШ, Европа Берлеге, Автстралия, Бразилия һәм башка илләрдә дә тыелган иде.
XS
SM
MD
LG