Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ рәсмие: Абхазия һәм Көньяк Осетиядә күзәтүчеләр кирәк


АКШ саклану министры ярдамчесе Александр Вершбоу Русияне былтыр Грузия белән сугышка чик куйган атышларны туктату килешүе шартларын үтәмәүдә гаепләде һәм Абхазия белән Көньяк Осетиядә халыкара күзәтүчеләр урнаштырырга чакырды.

Тифлистә чыгыш ясаган Вершбоу Русия карамагындагы бу 2 сепаратист төбәктә киеренкелекнең артуына юл куймау өчен анда ”халыкара күзләр һәм колаклар кирәк” диде.

Абхазия һәм Көньяк Осетия белән Грузиянең калган өлеше арасындагы чик буенда Европа Берлеге күзәтүчеләре бар. Әмма алар 2 төбәкнең берсендә дә түгел, ә Грузия карамгындагы җирләрдә.
XS
SM
MD
LG