Русия иминлек көчләре Башкортстанда Һизб ут-Таһрир оешмасы әгъзалары дип шикләнелгән кешеләрнең өйләрен тентеде.
Тентүләр Уфада һәм Дүртөйледә үтте.
Федераль иминлек хезмәте Һизб ут-Таһрир әгъзалары җирле кешеләрне оешманың канунсыз гамәлләренә тартырга тырышкан ди.
Һизб ут-Таһрир Үзәк Азия республикаларында тыныч юллар белән ислам дәүләте оештырырга омтылуын белдерә.
Русиядә бу оешма 2003 елда тыелды.
Соңгы елларда Башкортстанда Һизб ут-Таһрир әгъзасы булуда гаепләнгән 20-ләп кеше төрмәгә ябылды.