Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә быел 460 кеше канунсыз җинаять җаваплылыгына тартылган


Русиядә бу елның 9 аенда 460-тан артык кеше канунсыз рәвештә җинаять җаваплылыгына тартылган.

Прокуратураның тикшерү комитеты рәисе Александр Бастыркин Петербурда үткән утырышта "бу искитәрлек зур сан" диде.

Ул шулай ук илнең 21 төбәгендә үтерүләр артуы турында белдерде.

Аның әйтүенчә, Чечня белән Чукоткада вәзгыять аеруча борчулы.

Тикшерү комитеты башлыгы шулай ук Төньяк Кавказда ел башыннан бирле 500-ләп террор һөҗүме булганлыгын белдерде. Бу былтыргы белән чагыштырганда 50 проценттан да күбрәк арткан дигән сүз.
XS
SM
MD
LG