Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ректор Сәләхов: "Казан университеты" калачак


Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәләхов яңа оештырылачак Федераль университет исемендә "Казан университеты" атамасы һичшиксез калачак, дип ышандырды. Бу хакта ректор бүген Казанда үткән матбугат очрашуында белдерде.

Сәләхов сүзләренчә, Казан университеты кебек тарихи исемне калдыру турында Татарстан президенты ярдәмендә килешүгә ирешелгән.
Бәлкем исемдә тагын бер сыйфат сүз барлыкка киләчәк, дип әйтте Сәләхов. Аның сүзләрен агентлыклар китерә.

Күптән түгел, Русия президенты Дмитрий Медведевның Казан университеты нигезендә Идел буе федераль университетын төзү турында карар чыккан иде. "Казан университеты" исеме бетерелү куркынычы Татарстанда җәмәгатьчелек арасында каршылык тудырды.
XS
SM
MD
LG