Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран БМО планына җавабын бирде


Иран мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, ил БМО вәкилләре әзерләгән планга җавапны Халыкара атом энергия агентлыгына тапшырганын хәбәр итте. Иран вәкиле Али Ашгар Солтани, Иран планга кайбер техник һәм икътисади төзәтмәләр кертүне сорый, дип белдерде.

БМО күзәтүчеләре тәкъдим иткән план нигезендә, Иран үзенең җиңелчә баетылган уранны Русия һәм Франциягә җибәрергә тиеш була. Бу илләрдә уран Тәһрандагы тикшеренү реакторлары өчен ягулык дәрәҗәсенә кадәр баетылачак.

Элегрәк Президент Мәхмуд Әхмәдинеҗад ил Русия, Франция һәм АКШ белән хезмәттәшлек итәргә әзер, дип белдергән иде. Ләкин шул ук вакытта, дөньядагы иң көчле илләр биргән сүзләрендә торырга тиеш, диде Иран президенты.
XS
SM
MD
LG